Татар әдәбиятында балаларның иң яраткан язучылары
7 Apr, 2023 Гөлназ Рәшитова 0

«Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналларының баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина «Әйтер сүз» рубрикасында туры эфирда барган әңгәмәдә балаларның бүгенге татар әдәбиятында кайсы язучыларны яратып укуларын әйтте.
«Язучы Алмаз Гыймадиев һәм «Казан утлары» журналының баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин хикәяләрен балалар аеруча яратып укый. Аларның китаплары иң беренче булып алынып бетә, чөнки алар икесе дә аңлаешлы тел белән яза. Хикәяләренең сюжет линиясендә һәрвакыт ниндидер маҗара бар. Алар я тормышта булган ниндидер кызыклы очракка нигезләнеп яза яисә берәр мәзәкне үстерә», – диде Зилә Фәйзуллина.
