belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > 30 мартта балаларны беренче сыйныфка кабул итү кампаниясе башланды

30 мартта балаларны беренче сыйныфка кабул итү кампаниясе башланды

31 Mar, 2023 Гөлназ Рәшитова 0
30 мартта балаларны беренче сыйныфка кабул итү кампаниясе башланды
Яңалык
belem.ru яңалыклары
Чыганак: 

https://mon.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/2179808.htm

Фараз буенча, 2023 елда Татарстанда  беренче сыйныфка парталар артына 53 000 дән артык бала  утырачак.

Иң мөһиме: уку йортлары 30 марттан 30 июньгә кадәр документлар кабул итә башлый, алар мәктәп территориясенә беркетелгән, шулай ук өстенлекле хокукларга, беренче чиратта яисә чираттан тыш хокукка ия булган балалар өчен. Әгәр дә якындагы мәктәп ниндидер сәбәпләр аркасында сезне канәгатьләндерми икән, һәм сез үз балагыз өчен башка районда уку йортын карагансыз икән, 6 июльгә кадәр көтәргә туры киләчәк.

Мәктәп җитәкчелеге бары тик класслар тулысынча комплектланган, ягъни буш урыннар булмаган очракта гына кабул итүдән баш тартырга хокуклы. Документлар буш урыннар беткәнче, 5 сентябрьгә кадәр кабул ителәчәк.

Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 31.03.2023 - 17:15):https://belem.ru/node/8781