belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > «Сәләткә нур булган йолдызлар» конкурсына гаризалар кабул ителә!

«Сәләткә нур булган йолдызлар» конкурсына гаризалар кабул ителә!

26 Mar, 2023 Гөлназ Рәшитова 0
«Сәләткә нур булган йолдызлар» конкурсына гаризалар кабул ителә!
Игълан
belem.ru яңалыклары
Чыганак: 

https://vk.com/selet.official

PDF icon Нигезләмә

Татар әдәбиятының күгендә яңа йолдыз булып балкырга әзерме сез? Әзер булсагыз, сезнең өчен шәп яңалык!

Быел XII тапкыр Флүс Латыйфи исемендәге республикакүләм «Сәләткә нур булган йолдызлар» ачык әдәби конкурсы узачак. 

Флүс Латыйфи исемендәге «Сәләткә нур булган йолдызлар» ачык әдәби конкурсның максаты – талантлы яшь авторларның татар әдәбияты өлкәсендәге иҗади потенциалын үстерүдә булышлык күрсәтү.

Проект Президент грантлары фонды ярдәмендә гамәлгә ашырыла. Ул түбәндәге номинацияләр буенча үтә:

  • шигърият,
  • чәчмә әсәр,
  • балалар әдәбияты,
  • драматургия,
  • публицистика.

Конкурста 11 яшьтән алып 25 яшькә кадәр булган сәләтле мәктәп балалары һәм белем бирү оешмалары студентлары катнаша ала. Гаризалар 5 апрельгә кадәр кабул ителә. 

Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 26.03.2023 - 14:41):https://belem.ru/node/8771