«ШӘП БЛОГЕР» медиамәктәбе презентациясе уза

22 мартта «Ялкын» журналының «Кәеф» медиалабораториясендә Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы уңаеннан масштаблы проект – «ШӘП БЛОГЕР» медиамәктәбе презентациясе узачак.
Проект үз мәдәниятен һәм телен үстерергә, шулай ук медиа өлкәсен, блог алып бару нигезләрен һәм операторлык осталыгын өйрәнергә теләгән 14-20 яшьлек актив һәм иҗади яшьләргә юнәлдерелгән. Мәктәпнең төп тематикасы – этника, ул ТРның иң күпсанлы халыклары – татарлар, руслар, чувашлар, марилар һәм удмуртлар мисалында чагыла.
Укытуны ТРның танылган блогерлары – Илнар Идрисов, Александр Ситников, Ксения Романова һәм Олеся Дмитриева һ.б. алып барачак. Мәктәптә яшь блогерлар онлайн эш тәҗрибәсен туплаячак, кызыклы видеолар төшерергә өйрәнәчәк. Шулай ук биредә Россиянең иң яхшы инфлюенсерларыннан белем алу һәм төрле мастер-классларда, тренингларда катнашу мөмкинлеге булачак.
Катнашу өчен «Вконтакте» социаль челтәрендә «Медиашкола «ШӘП БЛОГЕР»/ТАТМЕДИА» төркеменә язылырга һәм гариза тутырырга кирәк.
