Казан укучыларының әти-әниләре рус теленнән БДИ тапшыра алачак
16 Mar, 2023 Гөлназ Рәшитова 0
Татарстан башкаласы «Бергә тапшырабыз. Ата-аналар өчен БДИ тапшыру көне» акциясенә кушылачак. Ул 29 нчы мартка кадәр дәвам итәчәк. Теләге булганнар шәхси тәҗрибәләрендә имтихан кагыйдәләре, процедурасы һәм биремнәре белән таныша алачак.
Ата-аналар өчен рус теленнән БДИ дүрт мәйданчыкта узачак. Имтиханны 153 нче мәктәптә, 21 нче мартта – 27 нче гимназиядә, 28 нче мартта – 72 нче мәктәптә, 29 нчы мартта 49 нчы мәктәптә оештыралар, дип хәбәр итә Казан Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе.
Катнашучылар өчен кыскача җавап белән 7 бирем һәм мини-инша әзерләнгән. Имтихан тапшыру өчен 1 сәгать каралган. Акциягә кушылу өчен, ул узачак мәктәпләргә яки район Мәгариф идарәсе бүлекләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк.