Г. Тукайның туган көненә багышланган «Кузгалтмакчы булсаң халык күңелләрен» яшьләр фәнни-иҗат конкурсы үткәрелә
13 Mar, 2023 Гөлназ Рәшитова 0
2023 елның 10-17 апрелендә Г.Тукайның туган көненә багышланган «Кузгалтмакчы булсаң халык күңелләрен» («Если хочешь затронуть душу народа…») яшьләр фәнни-иҗат конкурсы үткәрелә.
Конкурста катнашучылар түбәндәге юнәлешләр буенча катнаша ала:
- 1 нче номинация. «Без – Тукайлы халык» («Мы – народ с Тукаем») (татар телле студентлар һәм укучылар Г. Тукай шигырьләрен татар телендә сөйлиләр);
- 2 нче номинация. «Татар теле – күңелем теле»(«Татарский язык – язык души моей») (чит телле студентлар һәм укучылар Г. Тукай шигырьләрен татар телендә сөйлиләр);
- 3 нче номинация. «Тукай моңы – җиһанда» («Тукай – во Вселенной») (Г. Тукай шигырьләрен дөньяның төрле телләренә тәрҗемә итү);
- 4 нче номинация. «Тукай – безнең күңелдә» («Тукай – в душе нашей») (студентлар һәм укучылар Г. Тукайга багышланган үз шигырьләрен сөйлиләр);
- 5 нче номинация. «Г.Тукай иҗаты турында әйтер сүзем» («Мой взгляд на творчество Г.Тукая») (Г. Тукай иҗаты белән бәйле фәнни-тикшеренү эшләре).
Шигърият бәйрәмендә катнашу өчен фәнни-тикшеренү эшләре һәм гаризалар 2023 елның 10 апреленә кадәр konkurs.tukay@mail.ru электрон адресы буенча кабул ителә.