Тукай музеенда «Тукай хәятына чумып…» әдәби-музыкаль кичәсе уздырылачак
17 март көнне 14.00 сәгатьтә Г. Тукай әдәби музеенда танылган татар язучысы, драматург, шагыйрь, публицист һәм әдәбият тәнкыйтьчесе Әхмәт Фәйзинең тууына 120 ел тулуга багышланган «Тукай хәятына чумып…» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә уздырыла.
Г. Тукай әдәби музеенда шагыйрьнең даирәсе – замандашлары һәм фикердәшләре, аның иҗатын өйрәнүче галимнәр, язучылар белән бәйле күп чаралар оештырыла. Әхмәт Фәйзи – Г. Тукайның тормышын һәм иҗатын тирәнтен өйрәнгән шәхес, шуңа күрә бу чараның музейда узуы табигый.
Татарстан Республикасы Милли музее фондында күренекле татар шәхесләре белән бәйле күпсанлы тупланмалар саклана. Алар арасында Ә. Фәйзинең шәхси әйберләре, төрле фотосурәтләр, гаиләсе белән бәйле тормыш-көнкүреш предметлары да бар. Музей чарасы татар телендә югары сыйныф укучылары, студентлар һәм татар мәдәнияте белән кызыксынучылар өчен оештырыла.