Тукай районында Илһам Шакировка багышланган беренче республикакүләм «Илһам» бәйгесе була

Тукай районы администрациясе милли һәм рухи кыйммәтләрне популярлаштыру һәм саклап калу максатыннан РСФСРның халык артисты Илһам Шакировка багышланган «Илһам – Вдохновение» фестиваль-бәйгесен оештыра. Фестивальдә Илһам Шакиров иҗатын балалар, яшүсмерләр арасында популярлаштыру күздә тотыла. Ул беренче тапкыр республика күләмендә уздырыла.
«Илһам - Вдохновение» фестиваль-бәйгесе түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә: «Вокал» кече төркем (8-14 яшь), урта төркем (15-21 яшь), өлкән төркем (22-30 яшь), «Конферанс» (8-30 яшь), «Рәсем сәнгате» (8-20 яшь).
Фестиваль-конкурста Татарстанда яшәүче солист-вокалистлар, иҗат коллективлары, конферансьелар катнаша ала. Иң өлкән катнашучыга 30 яшьтән артмаска тиеш. Гаризаларны һәм ике видеоязманы 10 майга кадәр festival-ckonkurs@yandex.ru адресына җибәрергә кирәк.
«Бәйге уңышлы узса, киләсе елга аны Россия күләмендә үткәрергә ниятлибез. Ә инде Россия күләмендә дә уздырып, уңышка ирешсәк, халыкара дәрәҗәдә уздырырга телибез. Барысы да катнашучылардан тора», - диде проект җитәкчесе.
Фестиваль-бәйге белән тулырак шушы сайттан танышырга мөмкин.
