Укытучылар, тәрбиячеләр һәм мәгариф өлкәсе хезмәткәрләре игътибарына!
9 Mar, 2023 Рәмилә Мансурова 0
Белем.ру порталы белем бирү оешмалары һәм мәгариф өлкәсе хезмәткәрләренең эшчәнлеген активлаштыру, таныту һәм тәҗрибә уртаклашу максатыннан мәкаләләр җыентыгы ("Белем Альманахы"ның икенче санын) нәшер итә. Әлеге җыентыкта сез дә үз эш тәҗрибәгезне тәкъдим итә аласыз.
Моның өчен сез (укытучы, тәрбияче, студент, магистр) үзегезнең авторлык материалларын https://forms.yandex.ru/u/6350ffa5c417f326964e9ec2/ сылтамасы буенча күчеп юллый аласыз. Мәкаләләрнең тематикалары һәм мәкаләгә таләпләр белән Нигезләмәдә танышырга мөмкин.
Уңышлар теләп, Белем.ру командасы
Конкурслар бите:
Конкурслар битенә урнаштыру
Статус:
Статус: тәмам