Язның матур бәйрәме - Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйбыз!

Халыкара хатын-кызлар көне — хатын-кызларның ирләр белән хокукый тигезлеге, кешеләр җәмгыятендә хатын-кыз хокукларын киңәйтүгә юнәлгән көрәштә халыкара сәяси чаралар үткәрү өчен билгеләнгән көн булса да, бүгенге көндә бу көн гүзәл затларның бәйрәм көне буларак билгеләнеп үтелә.
Гасырдан артык тарихы булган әлеге бәйрәм хатын-кызларның тормышына зур тәэсир ясаган бәйрәм көне ул. Нәкъ менә әлеге көн нәтиҗәсендә күп еллар дәвамында тавыш бирергә дә хокукы булмаган хокуксыз, борынгы дини тыюлар белән яшәгән хатын-кызларга бүгенге көндә әни кеше буларак, хатын-кыз буларак, җәмгыятьнең тигез хокуклы әгъзасы буларак караш формалашкан.
Бүген без 8 март бәйрәмен Әниләребез, апа-сеңелләребез, әби һәм дәү әниләребез көне - Халыкара хатын-кызлар көне буларак бәйрәм итәбез!
Белем.ру порталы командасы исеменнән барлык гүзәл затларны бүгенге матур бәйрәм белән чын күңелдән котлыйбыз! Сезгә саулык-сәламәтлек, шатлык-куанычлар, эшегездә уңышлар һәм хатын-кыз бәхете телибез!
Хатын-кызның бәхет-куанычы
Балаларда, сөйгән ирләрендә.
Шул бәхетне саклап яши алар
Туган өйләрендә, туган җирләрендә.
Хатын-кызның бәхет куанычы
Киләчәктә, туар таңнарында.
Хатын-кызга насыйп итсен язмыш
Бәхет тулы тормыш алларында.
Хатын-кызның бәхет-куанычы
Күп очракта үзенең кулларында.
Барыр юлы озын, матур булсын,
Чәчәк атып торсын юлларында!
Бәйрәм белән Сезне, хөрмәтле хатын-кызларыбыз!
Ихтирам белән, Белем.ру порталы командасы
