belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > Мәктәпләрдә Бөтенроссия тикшерү эшләре башлана

Мәктәпләрдә Бөтенроссия тикшерү эшләре башлана

2 Mar, 2023 Гөлназ Рәшитова 0
Мәктәпләрдә Бөтенроссия тикшерү эшләре башлана
Яңалык
belem.ru яңалыклары
Чыганак: 

https://magarif-uku.ru/tt/maktaplarda-botenrossiya-tiksherү-yeshl-2/

Якынча 8 миллион укучы 2023 елда Бөтенроссия тикшерү эшләрен язачак. Ул 1 марттан старт ала. Өстәвенә, 4-8 сыйныф укучылары аларны штат режимында язачак, ә менә 10 һәм 11 сыйныфларда ВПР үткәрү турындагы карарны һәр мәктәп мөстәкыйль кабул итәчәк.

Быел тикшерү эшләре нәкъ 10 һәм 11 сыйныфларда башлана. 1 марттан 25 мартка кадәр унынчы сыйныф укучылары география, унберенче сыйныф укучылары — тарих, биология, география, физика, химия, чит телләр, социаль-гуманитар фәннәр буенча бердәм тикшерү эше язачак. Унберенче сыйныф укучыларының тикшерү эшләре БДИ формасында тапшыру өчен сайлап алынмаган предметлар буенча гына үткәрелергә тиеш.

4-8 сыйныф укучылары өчен Бөтенроссия тикшерү эшләре 2023 елның 15 нче мартыннан 20 нче маена кадәр узачак. Һәр параллельдә рус теле һәм математика буенча эшләр мәҗбүри. 4 нче сыйныфларда шулай ук «Әйләнә-тирә дөнья» буенча, 7 нче сыйныфларда чит тел буенча тикшерү эшләре язачаклар.

6-8 класс укучыларын очраклы сайлау нигезендә тагын ике эш көтә. 6 нчы сыйныфлар өчен тарихтан, биологиядән, географиядән һәм җәмгыять белеменнән «пар» сайлаячаклар, 7 нче сыйныфлар өчен — тарих, биология, география, җәмгыять белеме һәм физикадан. 8 нче сыйныфларда сайлау өчен  тарих, биология, география, җәмгыять белеме, физика һәм химия булачак.

5-8 нче сыйныф укучыларының тарих, биология, география һәм җәмгыять белеме буенча эш язу мөмкинлеге булачак. Моның өчен расписаниедә  4 апрельдән 17 апрельгә кадәрге чор һәм резерв көн — 18 апрель каралган. 2023 елда беренче тапкыр математика һәм физика буенча тирәнтен дәрәҗәдәге ВПР уздырылачак. Алар әлеге предметларны тирәнтен өйрәнү белән 7 һәм 8 сыйныфларда узачак.

Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 02.03.2023 - 18:48):https://belem.ru/node/8723