belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > Арчада Россия Федерациясендә педагог һәм остаз елына багышланган Республикакүләм конкурсы булып үтте

Арчада Россия Федерациясендә педагог һәм остаз елына багышланган Республикакүләм конкурсы булып үтте

2 Mar, 2023 Гөлназ Рәшитова 0
Арчада Россия Федерациясендә педагог һәм остаз елына багышланган Республикакүләм конкурсы булып үтте
Татарстан
belem.ru яңалыклары
Арча

Бала өчен укытучы – хикмәтле бер зат. Ул аны фәннәрне үзләштерергә генә түгел, тормыш кыенлыклары белән дә көч сынашырга өйрәтә. Яхшы остаз һәрбер балага кулай якынаю юлы табып, үзенең фәне белән кызыксындырып, сыйныфташларын хөрмәт итәргә өйрәтә. Укучыларның фикерләренә колак сала белүче укытучы белән дустанә мөнәсәбтле сыйныфта укуы күпкә рәхәтрәк һәм җиңелрәк. Укытучы борынгы заманнардан ук, бар илләрдә дә абруйлы, хөрмәтле, ихтирамга лаеклы кешеләрдән исәпләнгән.

2023 елның 28 февралендә Г. Тукай исемендәге Арча педагогика көллиятендә Россия Федерациясендә педагог һәм остаз елына багышланган Татарстан Республикасы буенча студентлар һәм укытучылар арасында "Весь этот мир творит учитель" Республикакүләм конкурсы булып үтте. Катнашучылар укытучыларга, мәктәп елларына багышланган җырларын тәкъдим итте. 

“Белем радиосы"ның тапшырулар алып баручы Гөлназ Рәшитова да "Гөлназ&Азалия" дуэты белән I дәрәҗә дипломына лаек булды! Иҗади уңышлар һәм алга таба җиңүләр телибез!

Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 02.03.2023 - 18:25):https://belem.ru/node/8721