Инглиз теле укытучылары игътибарына!
Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү Институтының Чит телләрне укыту методикасы кафедрасы “Инглиз теле” белгечлеге буенча һөнәри яктан яңадан әзерләү факультетына кабул итү игълан итә. Бу турыда мәгълүмат Институтның рәсми сайтында эленгән.
Мәгариф оешмаларына белем бирү йортларын кыскарту-кушу сәбәпле эштән азат ителгән педагогларны нәтиҗәле эшкә урнаштырырга булышу максатыннан һәм әлеге белгечлек ияләре аз булу сәбәпле Татарстан Республикасының Мәгарифне үстерү Институты чит ил тел үзәкләре белән берлектә үзенчәлекле белем бирү технологиясен булдырган. Бүгенге көндә факультетны тәмамлаган 250дән артык мөгаллим республикабыздан кала тагын Марий Эл, Чувашия, Удмуртия, Сургут һәм Россия Федерациясе субъектларының югары уку йортларында, мәктәп һәм техникумнарында белем бирә.
Уку формасы: көндезге-читтән уку. Дәвамлылыгы: 12 ай, 8 сессия (2-3шәр атна). Уку тәмамлангач, дәүләт стандартындагы диплом бирелә. Уку түләүле. Факультетка әңгәмә нигезендә кабул итәләр.
Гариза һәм документларны Казан шәһәре, Зур Кызыл ур., 68нче йорт адресы буенча “Чит телләрне укыту методикасы кафедрасы”на (309 каб.) алып килергә кирәк. Үзең белән паспорт, югары белем турында диплом (кушымтасы белән), хезмәт кенәгәсе копияләре, фоторәсем һәм паспорт булу сорала. Белешмә өчен телефон: (843) 238-02-24