belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > Шәриф Камал әдәби премиясе лауреатлары игълан ителде

Шәриф Камал әдәби премиясе лауреатлары игълан ителде

28 Feb, 2023 Гөлназ Рәшитова 0
Шәриф Камал әдәби премиясе лауреатлары игълан ителде
Яңалык
belem.ru яңалыклары
Шәриф Камал
Чыганак: 

https://tatar-inform.tatar/news/razil-valiev-yas-yazucylarga-uzlare-belg...

Бүген, 28 февраль көнне, Татар китабы йортында 2022 ел өчен Шәриф Камал әдәби премиясе лауреатлары игълан ителде. Оештыручылар хәбәр итүенчә, быел бәйгегә 32 проза әсәре һәм 11 тәрҗемә әсәре килгән.

Халык шагыйре Разил Вәлиев яшь язучыларга бүгенге көнне, бүгенге мөнәсәбәтләрне языгыз, дип киңәш бирә. «70-80 яшьлек язучыларыбыз бүгенге көн турында яшьләр кебек яза алмый. Мин дә алар кебек яза алмыйм», – ди бәйгенең жюри рәисе булган халык шагыйре.

Жюри әгъзалары әдәби бәйгегә килгән әсәрләр арасында дини теманың күп булуына игътибар иткән. Аның күзәтүенчә, элек алай ук булмаган. Язучы моны яшь иҗатчыларның үзләренең диндә булуына да бәйләп карый. Аларның динне шактый белеп язуларын, әмма моның тышкы атрибутикага кайтып калуын, диннең эченә керә алмауларын искәртте.

«Проза» номинациясендә “Белем радиосы"ның программалар редакторы, тапшырулар алып баручы Гөлназ Əхмәдиева да җиңде. Гөлназны әлеге уңышы белән чын күңелдән котлыйбыз! Яңадан-яңа иҗат уңышлары телибез! 

Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 28.02.2023 - 21:37):https://belem.ru/node/8717