belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > 27 февраль - Халыкара коммерцияле булмаган оешмалар көне!

27 февраль - Халыкара коммерцияле булмаган оешмалар көне!

27 Feb, 2023 Гөлназ Рәшитова 0
27 февраль - Халыкара коммерцияле булмаган оешмалар көне!
belem.ru яңалыклары

Бүген, 27 февраль көнне, Халыкара коммерцияле булмаган оешмалар көне билгеләнеп үтә ! Шул уңайдан, без дә Татнетны үстерү фондын әлеге бәйрәм белән ихластан котлыйбыз! 

Татнетны үстерү фондына 27 мартта быел 10 яшь тула. Фонд татар халкы өчен бик зур һәм әһәмиятле эшләр башкара: күп проектларны күреп, белеп тора һәм аларда актив катнаша. Ул белем бирү, мәдәни, тарихи һәм башка төр иҗтимагый файдалы интернет-проектларны үстерүгә ярдәм итә, татарча мәгълүмати технологияләрне һәм Интернет челтәренең татар сегментын үстерүгә багышланган конференцияләр, конкурслар, семинарлар һәм башка шундый чараларны һәрдаим оештырып килә.

Татнетны үстерү фондының «Белем җәүһәрләре», «Яшь татнетчылар», «Әдәби җәүһәрләр» конкурслары һәм «Авылым гүзәллеге», «Әдәби марафон», «Сәламәт иртә», «Тәмле марафон» проектлары билгеле. «Белем радиосы» да грант нигезендә гамәлгә ашырылган Татнетны үстерү фондының бер зур проекты булып тора.

Киләчәктә дә фонд үссен, киңәйсен, халыкка файда китерсен дигән теләктә калабыз!

Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 27.02.2023 - 21:33):https://belem.ru/node/8716