“Минем хыял” иншалар бәйгесе башланды
Бүген киләсе елда булачак Яшьләр елы уңаеннан Россиянең барлык регионнарында да “Минем хыял” исемле II әдәби эшләр бәйгесе старт алды. Чарада бары балалар йортларында тәрбияләнүче кызлар-егетләр генә катнаша ала. Конкурс “Белемең белән уртаклаш” дигән иҗтимагый инициатива чаралары кысаларында уза.
Быелгы темага килгәндә, ул “Хыялымдагы эш” дип атала. Балалар йортларында тәрбияләнүчеләр өчен үз һөнәреңне табу аеруча актуаль. Шуңа күрә олы тормышка аяк басканчы ук алар нинди һөнәр ияләре барлыгын белергә тиеш, дип саный әлеге проектны оештыручыларның берсе - Production Ru коммуникацияләр группасы директоры Елена Шаройкина.
Жюриның рәисе – Россиядә танылган язучы, “Төнге дозор” авторы Сергей Лукьяненко. Иң яхшы дип табылган эшләр podelis-znaniem.ru сайтына эленеп, махсус иншалар әдәби җыентыгында бастырылачак.
Узган 2007 елда оештырылган бәйгедә Россиянең 21 регионыннан кызлар-егетләр ярышкан. Ул 20 ноябрьдә БМО тарафыннан кабул ителгән Бөтендөнья балалар көнендә башланган була. Бу - “Мәгариф” илкүләм проектына булышуның да үзенчәлекле формасы.
Чыганак: podelis-znaniem.ru