belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > Педагогик хезмәткәрләр өчен февраль аенда вебинарлар

Педагогик хезмәткәрләр өчен февраль аенда вебинарлар

6 Feb, 2023 Гөлназ Рәшитова 0
Педагогик хезмәткәрләр өчен февраль аенда вебинарлар
Яңалык
belem.ru яңалыклары
Чыганак: 

http://www.antat.ru/tt/news/15805/

Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең квалификация күтәрү үзәге сезне 2023 елның февраль аенда вебинарларда катнашырга чакыра. Вебинарлар Татарстан Республикасы мәгариф хезмәткәрләренә мәгълүмати-методик ярдәм күрсәтү максатыннан «Имтихан» нәшрияты (Мәскәү шәһәре) һәм «Мәгарифтә инновацияләр Милли үзәге» (Мәскәү шәһәре) АКБО белән берлектә уздырыла. Сезнең өчен башлангыч һәм гомуми белемнең яңа актуаль темалары буенча вебинарлар сайланды.

Вебинарларда башлангыч сыйныфлар, рус теле һәм әдәбияты, математика, физика, биология, җәмгыять белеме һәм тарих укытучылары катнаша ала. Без Сезгә ФДББС (федераль дәүләт белем бирү стандартлары) буенча яңартылган кызыклы һәм файдалы материаллар, мәктәпкәчә белем бирү һәм башлангыч, гомуми белем бирүдә барлык предметлар буенча практик материаллар тәкъдим итәбез.

Кушылыгыз! Лекторлар Төп дәүләт имтиханы һәм Бердәм дәүләт имтиханын төзүчеләр булып тора. Вебинарларда катнашу бушлай, барлык катнашучыларны электрон сертификатлар һәм бүләккә автор презентациясе көтә.

Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 06.02.2023 - 17:26):https://belem.ru/node/8674