ТР Милли китапханәсендә Бөтендөнья китап бүләк итү көнен билгеләп үтәчәкләр
3 Feb, 2023 Гөлназ Рәшитова 0

14 нче февральдә ТР Милли китапханәсендә китап свопы узачак. Бу көнне Бөтендөнья китап бүләк итү көне билгеләп үтелә. Катнашучылар китаплар алмаша яки аларны бүләк итеп бирә алачак. Оештыручылар яхшы хәлдәге басмалар китерергә киңәш итә.
Чара 18:30 сәгатьтә башлана, катнашу өчен алдан теркәлү узарга кирәк, дип хәбәр итә ТР Милли китапханәсе матбугат хезмәте.
