belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > «Татаркино» өлкән яшьтәге тамашачылар өчен «Киноклуб 60+» проектын тәкъдим итә

«Татаркино» өлкән яшьтәге тамашачылар өчен «Киноклуб 60+» проектын тәкъдим итә

28 Jan, 2023 Гөлназ Рәшитова 0
«Татаркино» өлкән яшьтәге тамашачылар өчен «Киноклуб 60+» проектын тәкъдим итә
Яңалык
belem.ru яңалыклары
Чыганак: 

https://tatar-inform.tatar/news/tatarkino-olkan-yastage-tamasacylar-ocen...

Татарстанда миллионга якын өлкән яшьтәге кеше яши - бу республика халкының дүрттән бер өлеше. «Татаркино» оешмасы актив озак яшәү стратегиясен гамәлгә ашыру һәм алар турында кайгырту максатыннан «Мир» кинотеатрында «Киноклуб 60+» проектын тәкъдим итә.

Киноклуб программасы фильмнарының бер өлеше Татарстан сәнгать эшлеклеләре: язучылар Рабит Батулла, Гадел Кутуй, режиссер Салават Юзеев исемнәре белән бәйле. Кино төшерүчеләр, режиссерлар, кинотәнкыйтьчеләр белән фикер алышулар булачак. Әлеге киноклубка махсус абонементлар ярдәмендә дә йөрергә мөмкин булачак.

Проект өлкән яшьтәге кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлтелгән.

Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 28.01.2023 - 15:58):https://belem.ru/node/8650