belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > КФУ аспиранты «Татарстан Республикасының Ел студенты – 2022» исеменә лаек булды

КФУ аспиранты «Татарстан Республикасының Ел студенты – 2022» исеменә лаек булды

26 Jan, 2023 Гөлназ Рәшитова 0
КФУ аспиранты «Татарстан Республикасының Ел студенты – 2022» булды
Яңалык
belem.ru яңалыклары
Казан
Чыганак: 

https://kzn.ru/meriya/press-tsentr/novosti/aspirant-kfu-stal-studentom-g...

Кичә Казанда ел саен үткәрелә торган «Татарстан Республикасының Ел студенты – 2022» премиясен тапшыру тантанасы булды. Төп бүләккә КФУ аспиранты Никита Лихачев ия булды. Бүләкне аңа ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева тапшырды.

Никита Лихачев 2022 елда Россиянең иң яхшы студентлар спорт менеджерларының берсе булды, шулай ук Татарстаннан РФ Дәүләт Думасы каршындагы Яшьләр парламенты составына керде. Шулай ук аспирант «Казан Юлбарслары» студентлар спорт клубын җитәкли, ул бөтенроссия иң яхшы студентлар спорт клублары конкурсында бронза медаль алды.

«Татарстан Республикасының Ел студенты» премиясе 18 нче тапкыр оештырылды. Ул төрле юнәлешләр буенча яшьләрнең үзбилгеләнүенә юнәлдерелгән һәм студентларның Татарстан икътисады үсешендә әһәмиятен күрсәтә, дип хәбәр итә ТР Яшьләр эшләре министрлыгы матбугат хезмәте.

Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 26.01.2023 - 23:53):https://belem.ru/node/8645