«Эрмитаж-Казан» үзәгендә февраль аенда Һиндстан сәнгате турында лекцияләр укыйлар
14-16 нчы февральдә «Эрмитаж-Казан» үзәгендә «Күп яклы Һиндстан» лекцияләре циклы узачак, аларда Һиндстан сәнгате һәм аның үрнәкләре турында сөйләячәкләр.
14 нче февральдә «Тело, прекрасное и бессмертное…» циклының беренче лекциясе узачак, килүчеләр Һиндстан скульптурасының төп үзенчәлекләре һәм ул яшергән мәгънәләрнең тирәнлеге турында беләчәкләр.
15 нче февральдә «Возвращение в рай» икенче лекциясендә Һиндстан архитектурасының иң танылган һәйкәле – император Шах-Джахан (1627-1658) төзегән Аградагы Тадж-Махале турында сөйләячәкләр.
16 нчы февральдә «Зажег сердца неистовой истомою любовной» исемле өченче лекциядә XVIII–XIX гасырларның уникаль раджспут картинасы белән таныштырачаклар. Казанлылар аның һинд романтик шигъриятенең традициясе һәм легендар Кришна герой-алла белән ничек бәйле булуын беләчәк.
Лекцияләр көнгә ике тапкыр – 10:00 һәм 16:00 сәгатьтә үткәреләчәк. Аларны Дәүләт Эрмитажының Көнчыгыш бүлеге фәнни хезмәткәре, Көньяк Һәм Көньяк-Көнчыгыш Азия сәнгать коллекциясен саклаучы Владимир Абинякин укыячак. Керү билетлар буенча, шулай ук «Пушкин картасы» буенча башкарылачак.
Лекцияләргә бару өчен алдан түбәндәге телефоннар аша язылырга кирәк: +7(843)567-80-32, +7(843)567-80-34, дип хәбәр итә «Казан Кремле» музей-тыюлыгының матбугат хезмәте.