Казан спортчылары каратэ буенча бөтенроссия ярышларында җиңүчеләр һәм призерлар булдылар
23 Jan, 2023 Гөлназ Рәшитова 0
Казан спортчылары каратэ (WKF) буенча бөтенроссия ярышларында җиңүчеләр һәм призерлар булдылар. «Кубок Прииртышья» турниры илнең 29 төбәгеннән 1,5 меңгә якын атлетны берләштерде.
Ярышлар нәтиҗәләре буенча Камилла Бикмуллина – алтын, Ранель Тимербаев көмеш медаль яулады. Ярышларның бронза призерлары Юлия Җәүһәрова һәм Камилла Гарипова булды. ТР башкаласында балалар «Ак Бүре» спорт мәктәбендә шөгыльләнәләр, дип хәбәр итә шәһәр Башкарма комитетының Физик культура һәм спорт комитеты.
Татарстан Спорт министрлыгы мәгълүматларына караганда, ярышларда республикадан 11 спортчы, шул исәптән Казаннан каратистлар катнашкан. Турнир Омскида 19-23 нче гыйнварда узды.