Казан театр училищесының татар актерлык курсында укучылар "Студентлар" спектаклен карарга чакыра!
21 Jan, 2023 Гөлназ Рәшитова 0
10 февраль көнне онытылмас студент елларын искә төшерергә теләгән һәр кеше өчен Казан театр училищесы ишекләре ачык!
Студент еллары – һәр кешенең тормышында иң күңелле вакыт. Бу тылсымлы вакытның бер мизгеле генә искә төшсә дә, һәрберебезнең йөзебездә елмаю балкый! Студент еллары һәркемгә ниндидер җиңеллек һәм тизлек белән истә кала. Менә Казан театр училищесының татар актерлык курсында укучылар «Студентлар» спектакле белән яшьлегегезне һәм онытылмас студент елларыгызны искә төшерергә тәкъдим итә, аның авторы – Наил Гаетбай.
Башлана: 18:30 сәгатьтә.
Үткәрү урыны: Профсоюз Урамы, 19.
Спектакль турында тулырак мәгълүмат һәм билетлар алу: +7 960 042-76-61.