Татар китабы йортында премьера!
21 Jan, 2023 Гөлназ Рәшитова 0
ПРЕМЬЕРА! «БӘХЕТ ЕЛЫ» СПЕКТАКЛЕ
«BӘXET JЬLЬ» — музей белән театр, авырту һәм рәхәтлек, протоколлар катгыйлыгы һәм шәхси хатларның җиңеллеге берләшкән зур эзләнү ул. Бу спектакльдә без янәдән Шәриф Камал белән очрашырбыз. Ләкин бу Шәриф сез укып белгән язучы гына түгел. Спектакльдә каршылыклы чорның катлаулы шәхесе башка яктан ачылачак. Кем өчендер бу кич җанга дәва бирер, ә кемдер гаять катлаулы дәверләрдә яшәү чарасын табарга өйрәнер.
Спектакль сценарие Шәриф Камал архивыннан моңарчы җәмәгатьчелеккә ачылмаган хатлар һәм документларга нигезләнә.
Режиссер — Әминә Миндияр.
Премьера тамашалары 30 гыйнвар 18:00 сәгатьтә һәм 20:00 сәгатьтә узачак.
Тулырак мәгълүмат: https://vk.com/tatbookhouse?w=wall-183652767_1913