Казанның 12 меңнән артык тугызынчы сыйныф укучысы рус теле буенча йомгаклау әңгәмәсе узачак
20 Jan, 2023 Гөлназ Рәшитова 0

Казан мәктәпләренең 9 нчы сыйныф укучылары рус теле буенча йомгаклау әңгәмәсе узачак. Ул 8 нче февральгә билгеләнгән һәм төп дәүләт имтиханына керү мөмкинлеге булып тора.
Имтихан 15 минут дәвам итә һәм 4 этапны үз эченә ала: текстны уку һәм сөйләп чыгу, монолог һәм диалог. Имтихан тапшыру өчен өстәмә көннәр дә каралган – 15 нче март һәм 15 нче май. Йомгаклау иншасы өчен максималь балл – 20. Зачет алу өчен барлык балларның яртысын – 10 сын җыю да җитә, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы.
