belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > Дәресләрдә укучылар һава торышын фаразлаучы технологияләр белән танышачак

Дәресләрдә укучылар һава торышын фаразлаучы технологияләр белән танышачак

17 Jan, 2023 Гөлназ Рәшитова 0
Дәресләрдә укучылар һава торышын фаразлаучы технологияләр белән танышачак
Яңалык
belem.ru яңалыклары
Чыганак: 

https://mon.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/2158150.htm

16 нчы гыйнвардан 5 нче февральгә кадәр бөтен РФ буенча һава торышын фаразлый торган технологияләр буенча дәресләр узачак. Укучылар технологияләр ярдәмендә атмосфера күренешләрен үлчәү, анализлау һәм фаразлау процесслары белән таныша алачак.

Укучыларга метеоролог, инженер һәм аналитик, исәпләү математикасы һәм проект менеджеры нәрсә белән шөгыльләнүен сөйләячәкләр. Шулай ук балалар метеорадарлар һәм метеозондлар ни өчен кирәк булуын һәм исәпләүләрдә ялгышлыклар белән нишләргә кирәклеген беләчәкләр.

Дәресне ярты сәгать эчендә узарга мөмкин, биремнәр яшкә карап катлаулылыгы буенча өч дәрәҗәгә бүленә.

Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 17.01.2023 - 21:42):https://belem.ru/node/8618