Мәктәп бинасында Равил Фәйзуллинга багышланган салон-музей ачылачак
10 Jan, 2023 Гөлназ Рәшитова 0

12 гыйнвар көнне Балык Бистәсе районы Юлсубино авылында Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин салон-музее ачылачак. Дөресрәге, әлеге музей киңрәк даирәдә: якташ иҗатчыларга багышлана. Ул мәктәп бинасында урнашкан.
12 гыйнвар көнне ачылу тантанасы булачак. Ул көнне авылга Равил Фәйзуллин белән бергә бер төркем язучылар, җәмәгать эшлеклеләре кайтыр дип көтәләр. Кунаклар Татарстаннан гына түгел, Мәскәүдән дә, Башкортстаннан да булачак икән.
Сүз уңаеннан, Юлсубино авылы мәктәбе инде 20 ел Равил Фәйзуллин исемен йөртә. Яңа ачыласы салон-музейда төрле чаралар үткәрелер дип көтелә. Алар әдәбиятка якынаерга, туган ягың белән горурланырга тагын бер сәбәп булыр.
