belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында XIV халыкара фәнни-гамәли конференция узачак

Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында XIV халыкара фәнни-гамәли конференция узачак

3 Jan, 2023 Гөлназ Рәшитова 0
Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында XIV халыкара фәнни-гамәли конференция узачак
Игълан
belem.ru яңалыклары
Казан
Чыганак: 

https://vk.com/club18531688?w=wall-18531688_4316%2Fall

Microsoft Office document icon Нигезләмә

2023 елның 21 февралендә Казан Федераль Университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында "Төрки лингвокультурология: проблемалар һәм перспективалар" XIV халыкара фәнни-гамәли конференция узачак. 

Конференция эшендә катнашырга 10-11 сыйныф укучылары, урта һөнәри белем бирү учреждениеләре студентлары, Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе субъектлары, якын һәм ерак чит илләр югары уку йортлары студентлары һәм аспирантлары чакырыла.

Конференция эшенең төп юнәлешләре:

  1. Хәзерге дөньяда төрки телләр;
  2. Телнең җәмгыять һәм мәдәният белән бәйләнеше;
  3. Культурология. Мәдәният һәм кеше. Мәдәният һәм цивилизация;
  4. Телләрне һәм культураларны чагыштырма өйрәнү;
  5. Мәдәниятара аралашу һәм тәрҗемә итүнең лингвокультурологик проблемалары;
  6. Әдәбият һәм сәнгать;
  7. Телнең лексик системасында милли характерның (менталитет) чагылышы;
  8. Югары (урта) һөнәри белем һәм региональ мәдәният.

Заявкалар һәм материаллар 2023 елның 10 февраленә кадәр кабул ителә. 

Тулырак мәгълүмат Нигезләмәдә бирелгән. 

Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 04.01.2023 - 09:42):https://belem.ru/node/8578