Милли китапханәдә Әлфия апа Авзаловага багышланган китапны тәкъдим итү кичәсе булачак
17 Nov, 2022 Рәмилә Мансурова 0
Иртәгә, 18 ноябрь көнне, 18:00 сәгатьтә Милли китапханәбездә Әлфия апа Авзаловага багышланган китапны тәкъдим итү кичәсе булачак!
Китапта җырчының 1995 елда дөнья күргән истәлекләре, иҗатын сөючеләрнең язмалары һәм эксклюзив фотосурәтләре тупланган.
Презентация барышында, шулай ук, артистлар башкаруында Әлфия апа репертуарыннан җырлар җырланачак, Әлфия Авзалованың тормыш юлы һәм иҗаты белән бәйле бик күп кыйммәтле мәгълүмат ала алачаксыз!
Керү бушлай, әмма теркәлергә кирәк: https://nbrt.timepad.ru/event/2234203/