АКШка укырга барырга теләүчеләр өчен әңгәмәләр уздырыла
12 Dec, 2008 matur 0
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы 15, 16, 17 һәм 18 нче декабрь көннәрендә Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең АКШ әйдәп баручы вузларында белем алу буенча Грантлары программасының ярымфиналына чыккан кешеләр белән Вашингтоннан килгән сайлап алу комиссиясенең әңгәмәләр уздырачагын хәбәр итә.
Министрлыкның рәсми сайт хәбәрләренә караганда, өстәмә мәгълүматны Америка Советлары офисына яки Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгына 292-99-05 телефоны буенча шалтыратып белеп була.
Чыганак: "Татар-информ"