belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > ZAMAN Блогинг мәктәбе

ZAMAN Блогинг мәктәбе

10 Nov, 2022 Рәмилә Мансурова 0
ZAMAN Блогинг мәктәбе
Россия
belem.ru яңалыклары
Казан
Чыганак: 

https://www.mc-idel.ru/

2022 нче елның 25-27 ноябрь көннәрендә «ZAMAN» блогинг мәктәбе узачак.

Оештыручылар: Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министрлыгы, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе, «Идел» яшьләр үзәге.

Чараның максаты: социаль челтәрләрдә үз блогыңны/битеңне, видео-каналыңны ясау, алып бару һәм популярлаштыру күнекмәләрен булдыру максатыннан уку-укыту мәйданы, аралашу һәм тәҗрибә туплау өчен мохит булдыру.

Катнаша ала: татар телен һәм мәдәниятен үстерү теләге белән файдалы контент булдыру һәм блог алып бару белән кызыксынган 18-35 яшьтәге татар яшьләре.

Программада каралган: катнашучылар өчен төрле темаларга мастер-класслар, лекцияләр һәм практик дәресләр, кызыклы очрашулар.

Тулырак мәгълүматны 8 (843) 231-81-54 телефоны яисә mc-idel@yandex.ru адресы буенча белергә мөмкин.

Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 10.11.2022 - 10:18):https://belem.ru/node/8557