«Авыл укытучысы» программасы буенча Татарстанның авыл мәктәпләрендә 32 педагог эшли башлады
«Авыл укытучысы» федераль программасы буенча Татарстан авыл мәктәпләренә өч ел эчендә 30дан артык педагог килде. Бу хакта VI чакырылыш ТР Дәүләт Советының 34 нче утырышында республиканың Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте.
"Программаны гамәлгә ашыруның өч елында республикада чиктәш дисциплиналарны укытуга 32 укытучы җәлеп ителде", - дип сөйләде Мәгариф һәм фән министры.
Һадиуллин Татарстанның 2020 елдан башлап «Авыл укытучысы» федераль программасында катнашуын аныклап үтте.
«Авыл укытучысы» программасы Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан 2019 елның февралендә башланып киткән. Ул авылларда һәм кече шәһәрләрдә эшләүче педагогларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән.
Программада катнашучылар-урта һөнәри яки югары белемле, авыл торак пунктларында, шәһәр тибындагы бистәләрдә яки 50 мең кешегә кадәр булган шәһәрләрдә урнашкан белем бирү оешмалары белән кимендә биш елга хезмәт килешүе төзегән укытучылар.
Программага эләккән һәм сайлап алынган эш урынына күчеп килгән укытучылар дәүләттән 1әр миллион сум акча ала.