1 сентябрь – Белем көне белән!
Хөрмәтле укытучылар, укучылар, студентлар һәм әти-әниләр!
Сезне чын күңелебездән Белем көне белән тәбрик итәбез. Укуыгызда, эшегездә уңышлар телибез, яңа уку елы бары тик файдалы мәгълүмат, үсеш һәм яңа уңышлар алып килсен.
1 сентябрь – Белем көне уңаеннан Татнетны үстерү фонды “Белем.ру” порталы белән берлектә Сезгә бүләк әзерләде. Бүгеннән Сез балалар һәм яшүсмерләр өчен «“Белем радиосы” ‒ “Радио Белем”» (http://radio.belem.ru) билингваль интернет-радионы тыңлый аласыз. Әлеге радио Россия Президенты каршындагы Мәдәни инициативалар фонды гранты нигезендә тормышка ашырыла. Белем радиосы – киләчәк буын үзаңында милли мәдәни мирас белән гаилә кыйммәтләрен саклауны, татар мәгарифен һәм мәдәниятен үстерүне, уңышлы татар яшүсмере образын популярлаштыруны, аларның иҗади үсешенә ярдәм күрсәтүне максат итеп куя.
Бу мәктәп балалары өчен радио һәм аның төп эчтәлеген мәктәп балаларына кирәк булган мәгълүмат тәшкил итәчәк.
Радиода Сез “Сәламәт тәндә ‒ сәламәт акыл”, “Бездә кунак”, “Һөнәр иленә сәяхәт”, “Кичә, бүген, иртәгә” һәм башка тапшыруларны, балалар җырларын, поэзия һәм проза әсәрләрен тыңлый аласыз.
Уңышлар телибез сезгә!
Хөрмәт белән, “Белем.ру” порталы коллективы
Нәни дус!
Син атлаган юлларга
Алтын яфрак сибелә.
Чыңлый көмеш кыңгырау,
Дәшеп белем иленә.
Бик күп нәрсә белерсең син
Туган илең турында.
Син бит хәзер бик зур кеше –
Әлифбаң бар кулыңда.
Белем көне белән, дустым,
Омтыл һәр көн белемгә!
Җиһанның бар төсмерләре
Чагыла уку-гыйлемдә!
***
Кадерле укытучым!
Туган якның ал таңнары сезгә
Бүләк иткән күңел аклыгын.
Юлдаш итеп саклагансыз яшьтән
Челтерәп аккан чишмә сафлыгын.
Вөҗдан күзе белән карыйсыз сез
Тормыштагы һәрбер мизгелгә.
Күпме изге гамәл энҗе булып
Гомер юлыгызга сибелгән.
Рух ныклыгына таянасыз,
Нәкъ меңьяшәр имән төсле сез.
Чор сулышын ачык тоемлаучы
Зыялы һәм затлы кеше сез.
Бәйрәм белән - Белем көне белән сезне!