«Пиксель һәм нокта» республикакүләм иҗади эшләр конкурсы
«Белем.ру» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте «Татнетны үстерү фонды» коммерцияле булмаган оешмасы белән берлектә «Пиксель һәм нокта» республикакүләм иҗади эшләр конкурсы игълан итә.
Бәйгедә Татарстан Республикасының 5-7 һәм 8-11 сыйныф укучылары катнаша ала. Конкурс 3 юнәлештә (18 номинация) үткәрелә.
Юнәлешләр һәм номинацияләр:
- Фото юнәлеше:
1.1. Иң яхшы фотопортрет;
1.2. Иң яхшы фотопейзаж;
1.3. Иң яхшы фотонатюрморт;
1.4. Иң яхшы көнкүреш фотографиясе;
1.5.Иң яхшы документаль фотография;
1.6. Иң яхшы фәнни-гамәли фотография;
1.7. Иң яхшы фотоколлаж.
- Видео юнәлеше:
2.1. Иң яхшы реклама видеоролигы;
2.2. Иң яхшы презентация ролигы;
2.3. Иң яхшы укыту видеоролигы;
2.4. Иң яхшы корпоратив фильмы.
- Полиграфия юнәлеше:
3.1. Иң яхшы визитка;
3.2. Иң яхшы буклет;
3.3. Иң яхшы афиша;
3.4. Иң яхшы календарь;
3.5. Китапка иң яхшы тышлык.
Бәйге 3 этаптан тора, I этапта конкурс материалларын 12 сентябрьгә кадәр https://forms.yandex.ru/cloud/62d927534ba000603ae4b905/ адресы буенча юлларга кирәк. II этап Конкурсның экспертлар комиссиясе эше (13.09.2022 – 30.09.2022) һәм III этап бәйгенең финал өлеше.
Тулырак мәгълүматны беркетелгән НИГЕЗЛӘМӘдә таба аласыз.