«Россия Ел тәрбиячесе» конкурсында методик совет барлыкка киләчәк
Россия Мәгариф һәм фән министрлыгында «Россия Ел тәрбиячесе» Бөтенроссия һөнәри конкурсын оештыру комитеты утырышы узды, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.
Анда 2022 елда конкурс үткәрү тәртибе, шулай ук фәнни-методик совет төзү турында Нигезләмә расланды.
«Россия Ел тәрбиячесе» үзенең унике ел эшләвендә «Россия Ел укытучысы» конкурсы белән беррәттән иң мөһим һәм абруйлы һөнәри педагогик конкурс булды. Конкурс үсә, үз орбитасына мәктәпкәчә белем бирү белгечләрен: тәрбиячеләр һәм логопед-педагогларны, физик культура буенча педагог-психологларны, музыка җитәкчеләрен һәм өстәмә белем бирү педагогларын җәлеп итеп, арта бара», – диде мәгариф министрының беренче урынбасары Александр Бугаев.
Оештыру комитеты утырышында «Россия Ел тәрбиячесе» Бөтенроссия һөнәри конкурсының методик советы турында Нигезләмә һәм «Россия Ел тәрбиячесе» Бөтенроссия һөнәри конкурсының методик советы составы расланды.