Казанның уртасында, Иске Татар бистәсендә Сабан туе гөрләде
24 майда мәктәпләрдә Соңгы кыңгырау бәйрәме уздырылган иде. 25 май көнне Казанның 80 нче мәктәбендә бәйрәм булды. Мәктәп коллективы уку елына йомгак ясауны Сабан туе итеп уздырырга булган.
– Әнә авыл җирендә Сабантуйда язгы кыр эшләренә йомгак ясыйлар, кыр батырларын, уңган терлекчеләрне зурлыйлар, бүләклиләр. Уку елы тәмамлануны да нигә шушылай билгеләп үтмәскә, яхшы укытучыларны, әйбәт нәтиҗәләргә ирешкән, конкурс-олимпиадаларда мәктәп данын яклаган укучыларны да нигә җылы сүз әйтеп, истәлекле бүләк биреп зурламаска? Шулай уйлаштык та Сабантуй оештырдык, – дип сөйләде мәктәп директоры Роберт Мансуров.
Балаларның әти-әниләре, кунаклар, укытучылар, укучылар үзләре дә бик шат. Кара-күгелҗем яңгыр болытлары, кырлар, болыннар өстенә чигенеп, бәйрәм оештыручыларның, ярышларда катнашырга алгысынып торган балаларның, бу шатлыкны уртаклашырга килгән ата-аналарның, әби-бабайларның кәефен бозмады.