ТУГАН ТЕЛ КӨНЕ БЕЛӘН!
Бүген татар дөньясы Туган тел көнен бәйрәм итә. Әлеге чара халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан 1992 елның 22 февралендә игълан ителгән.
Башка бәйрәмнәр һәм истәлекле көннәр белән беррәттән, бу көн һәркайсыбызның күңелендә аерым урын биләп тора. Һәр халыкның теле үзенчәлекле, тәэсирле, ул милләтнең менталитетын, гореф-гадәтләрен чагылдыра. Тел кешенең аңын формалаштыра, телләр белү дөньяга карашны киңәйтә, төрле милләт халкының мәдәниятен тирәнтен белергә ярдәм итә.
Казан шәһәрендә 26 апрель көнне түбәндәге бәйрәм чаралары үткәрелә:
- 9:00 ‒ Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов һәм Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә номинантлар катнашында Г.Тукай һәйкәленә (Г.Тукай скверы) чәчәкләр салу.
- 11:00 ‒ республиканың М.Җәлил исемендәге Татар академия опера һәм балет театрында әйдәп баручы артистлар һәм мәдәният эшлеклеләре катнашында бәйрәм концерты узачак. Концерт башында Татарстан Президенты Р.Н. Миңнеханов Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреатларын игълан итәчәк.
- 13:00 сәгатьтә Театральная урамында М.Җәлил исемендәге Татар академия опера һәм балет театры янында Г.Тукай һәйкәле янәшәсендә ел саен үткәрелә торган шигърият бәйрәме узачак. 16:00 Г. Камал исемендәге Татар дәүләт театры каршындагы мәйданда «Мин татарча сөйләшәм!» акциясенә йомгак ясау һәм гала-концерт узачак.
Туган телебезнең, торган җиребезнең кадерле булуын без иң элек туган тел аша тоябыз. Сабыйлар да, өлкәннәр дә һәрвакыт туган телебезне яратып, аның яңгырашын, тәмен тоеп яшәсен иде.
Бәйрәм белән сезне, Туган тел көне белән!