«Иң яхшы цифрлы белем бирү практикалары» авторлык методик эшкәртмәләре конкурсы игълан ителә
Өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт автоном белем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» «Иң яхшы цифрлы белем бирү практикалары» авторлык методик эшкәртмәләре конкурсы (конкурс) игълан итә.
Конкурс 2017–2021 еллар һәм 2030 елга кадәрге чорга Татарстан Республикасында мәгарифне үстерү стратегиясе бурычларын тормышка ашыру һәм 2022 елда Татарстан Республикасында цифрлаштыру елы кысаларында үткәрелә.
Конкурсның максаты ‒ мәктәпкәчә, гомуми һәм өстәмә белем бирү учреждениеләре педагогларының электрон белем бирү ресурсларын булдыру, мәгълүмати-коммуникацион технологияләрдән нәтиҗәле файдалану мәсьәләләре буенча һөнәри компетентлыгын арттыруга ярдәм итү.
Конкурста Татарстан Республикасы мәгариф оешмалары педагоглары катнаша ала, яшь һәм педагогик стаж буенча чикләүләр юк. Методик эшкәртмәләр рус һәм татар телләрендә кабул ителә.
Тулырак мәгълүмат белән беркетелгән НИГЕЗЛӘМӘдә таныша аласыз.