Казанда иң яхшы яшь укытучыны сайлаячаклар
8 Apr, 2022 Рәмилә Мансурова 0
Чыганак:
Татарстан башкаласында «Казанның иң яхшы яшь укытучысы – 2022» конкурсы старт алды. Ул яшь белгечләрнең һөнәри һәм шәхси үсеше максатларында оештырылган.
Гаризалар югары уку йортында яки һөнәри белем бирү оешмасында эшләүче 35 яшькә кадәрге укытучылардан кабул ителә.
Конкурс ике этапта узачак: читтән торып һәм турыдан-туры катнашып. Заявка кампаниясе 30 нчы апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Анкеталарны smus.kzn@mail.ru электрон почтасына җибәрергә кирәк, дип хәбәр итә Казан Башкарма комитетының Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты матбугат үзәге. Документлар, аның этаплары һәм сроклары белән тулырак Казан мэриясе сайтында бирелгән нигезләмәдә танышырга мөмкин.