"Цифралы иң яхшы белем бирү практикалары" республикакүләм конкурсына старт бирелде!
22 Mar, 2022 Раил Гатауллин 0
Чыганак:
Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты "Цифралы иң яхшы белем бирү практикалары" ("Лучшие цифровые образовательные практики") республикакүләм бәйгесен игълан итте.
Бәйге 16 номинациядән тора:
- Электрон белем бирү ресурсларын кулланып әзерләнгән дәрес;
- Электрон белем бирү ресурсларын кулланып әзерләнгән дәрестән соң шөгыль;
- Электрон белем бирү ресурсларын кулланып әзерләнгән тәрбияви чара;
- Медиадәрес;
- Медиа-презентация;
- Электрон күрсәтмә материаллар;
- Белем бирү кушымталары;
- Видеолекцияләр/видеодәресләр;
- Электрон белем бирү ресурслары нигезендә контроль-үлчәү материаллары (имтихан, контроль эш, йомгаклау тексты);
- Белем бирә торган компьютер уены;
- Үстерүче мультфильм;
- Виртуаль экскурсия;
- Виртуаль лаборатория;
- Виртуаль методик кабинет;
- Педагогик хезмәткәрләр өчен электрон методик ресурс;
- Белем бирү/мәгариф сайты.
Конкурста катнашу түләүле, бәйгедә катнашу өчен 25 апрельгә кадәр катнашучы гаризасын тутырырга кирәк.
Тулырак мәгълүмат белән беркетелгән НИГЕЗЛӘМӘне укып таныша аласыз.