Владимир Путин: “БДИ югары уку йортларындагы коррупцияне киметте
Россия Федерациясенең Премьер-министры Владимир Путин туры эфир вакытында Бердәм дәүләт имтиханына кагылган сорауларга да җавап бирде. Аның фикеренчә, гадәти имтиханны БДИ рәвешенә күчерү югары уку йортларындагы коррупцияне киметәчәк. Ләкин белгечләр, чыгарылыш сыйныф укучылары һәм ата-аналар арсында канәгатьсезләр дә бар, ди ул.
"Система эшли. Плюслар бар: югары уку йортларына кергәндә барлыкка килгән коррупция очраклары кими. Ерак урнашкан регионнарда әйдап баручы югары уку йортларына укырга кергән абитуриентлар саны 10 процентка үсте”, - дип хәбәр итте Россия Хөкүмәте башлыгы.
Шул ук вакытта төрле конкурс, олимпиада аша сәләтле яшьләрне уку йортларына алу формасы да эшли һәм ул бетерелмәячәк. Моны задагы сорауга җавап биреп, Владимир Путин дәлилләде.