Төп дәүләт имтиханын тапшыруның даталары үзгәрде
26 Feb, 2022 Раил Гатауллин 0
Чыганак:
Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Рособрнадзор 2022 елда 9 сыйныфны тәмамлаучылар өчен элек расланган имтиханнар расписаниесенә үзгәрешләр әзерләгән. Сүз өч фән - рус теле, математика һәм җәмгыять белеме буенча Төп дәүләт имтиханын тапшыруның төп сроклары турында бара.
Көннәр өстәлү сәбәпле, ТДИ графигына да үзгәрешләр керә.
Төп чорның яңа графигы:
- 19 һәм 20 май - чит телләр;
- 23 һәм 24 май - математика;
- 27 һәм 28 май - җәмгыять белеме;
- 1 июньдә - тарих, физика, биология һәм химия;
- 7 һәм 8 июнь - рус теле;
- 15 июньдә - биология, информатика, география һәм химия;
- 22 июньдә - әдәбият, физика, информатика, география.
4 июльдән 9 июльгә кадәр расписание проектында барлык фәннәр буенча да БДИ тапшыру өчен резерв көннәр каралган.