Вузларга укырга керү өчен яңа 11,5 мең бюджет урыны булдырылган

РФ Мәгариф һәм фән министры Валерий Фальков Россия вузларына кабул итү кампаниясе 20 июнь көнне башланачагын һәм август аенда тәмамланачагын хәбәр итте.
РФ вице-премьеры Дмитрий Чернышев 2022/23 уку елына вузларда түләүсез укырга керү өчен 588 мең урын булдырылганын әйтте. Узган ел белән чагыштырганда андый урыннар саны быел 11,5 мең урынга арткан. Бюджет урыннар саны буенча лидерлар булып Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләре, Ленинград, Свердловск, Новосибирск һәи Ростов өлкәләре тора. Иң күп бюджет урыннар аспирантура, ординатура һәм магистратура урыннары өчен булдырылган. Инженерия, IT, медицина һәм мәгариф өлкәсендәге белгечлекләргә кабул итү арта төшәчәк.
Хөкүмәт бюджет урыннарны киләсе елларда да арттыра барырга исәпли. 2023/24 уку елына инде 590 мең бюджет урыны булырылыр дип көтелә.
2019 елдагы мәгълүматлар буенча бюджет урыннарны киметә бару планлаштырылган булган.
