Фатих Әмирхан – психологик анализ остасы (фәнни җитәкче: Тарханова Г.И., Яр Чаллы 22 урта мәктәбе югары категорияле укытучысы)
Татар әдәбиятының үсеш тарихында тирән эз калдырган шәхесләрнең берсе Ф.Әмирхан үзенең күпкырлы иҗаты белән аерылып тора. Язучының үткен сатирик тел белән иҗат ителгән әдәби һәм сәяси-публицистик әсәрләрендә милләт язмышы өчен борчылып яшәү, аны югары мәдәниятле, прогрессив аңлы итеп күрергә теләү сизелеп тора.
Ф.Әмирхан, беренче чиратта, әдәбиятыбызның иң зыялы классик язучыларның берсе. Шул ук вакытта ул гаҗәеп оста журналист та, татар әдәби тәнкыйтенә нигез салучы да. Әдип - яшьләр газетасы “Әльислах”ны оештыручы һәм “Кояш” газетасының җаваплы секретаре буларак, үзен таныткан шәхес. Моннан тыш Г.Камал, С.Рәмиев белән берлектә татар театрын оештыру эшендә янып йөрүче Ф.Әмирхан - үзенең “Яшьләр”, “Тигезсезләр” исемле пьесалары, төрле спектакльләргә язган рецензияләре белән театр сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткән киң белемле, эрудицияле шәхес.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Фатих Әмирхан – психологик анализ остасы | 83.5 KB |