Югары уку йортларында кабул итү кампаниясе 20 июньнән башлана
24 Jan, 2022 Фәния Фазлыева 0

Чыганак:
Россия вузларында документларны кабул итү 20 июньнән башланачак.
Документлар 20 июньнән 25 июльгә кадәр кабул ителә. Бу сроклар БДИ нәтиҗәләре буенча укырга керүчеләр өчен билгеләнгән. Абитуриентлар кабул итү турында 9 августта беләчәкләр.
Гамәлдәге Кагыйдәләр нигезендә, абитуриентлар укырга керү өчен документларны дүрт ысул белән бирә алалар: турыдан туры вузга барып, почта аша, югары уку йортының мәгълүмати системаларыннан файдаланып, яки "Вузга онлайн керү" суперсервисы аша.
