«Президент спорт уеннары»ның яңа сезоны старт ала
2022 елның 15 гыйнварында «Президент спорт уеннары» ның яңа сезоны старт ала. Ярышлар Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан үткәрелә. Беренче (мәктәп) этабы белем бирү оешмаларында 2022 елның 15 гыйнварыннан 1 апреленә кадәр узачак. Муниципаль этап 15 майга кадәр, төбәк этабы 15 июньгә кадәр оештырылачак. Соңгы Бөтенроссия этабы «Смена» Бөтенроссия балалар үзәге базасында 15 сентябрьдән 4 октябрьгә кадәр уза. Анда 12 кешедән һәм ике җитәкчедән торган командалар катнаша.
Белешмә:
"Президент спорт уеннары" ел саен Россия Федерациясе Президентының "Мәктәп укучыларының бөтенроссия спорт ярышларын (уеннарын) үткәрү турында" 2010 елның 30 июлендәге 948 номерлы Указы нигезендә үткәрелә. Ярышларны үткәрүнең төп максаты-шәхесне һәрьяклап үстерү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, укучыларны патриотик тәрбияләү, шулай ук аларны олимпизм идеалларына һәм кыйммәтләренә тарту.