4нче сыйныфлар өчен марафон
Киләсе елның январь аенда “Укучы-занковчыларның Республикакүләм интеллектуаль марафоны»ның республика туры узачак. Бу турыда Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы рәсми сайтында мәгълүмат эленгән.
Марафонның уздыру шартлары, вакыты һәм биремнәрен www.zankov.ru һәм www.1september.ru сайтларында табарга мөмкин.
Марафон биремнәре гомуми урта белем бирү оешмаларының 4нче сыйныф программаларына туры килә. Предметларга килгәндә, бу - “Рус теле”, “Рус әдәбияты”, “Математика”, “Тирә-як дөнья.
Марафон 3 турда уза. Беренчесе, гомуми урта белем бирү оешмасында төзелгән оештыру комитеты тарафыннан үткәрелә. Икенчесен, Л.В. Занков исемендәге Федераль фәнни-методик узәкнең региональ филиалы оештыра. Соңгы тур - федераль масштабта. Аны фәнни-методик үзәк үзе үткәрәчәк.
Марафонда Л.В. Занков системасы буенча белем алучы 4нче сыйныф укучылары катнаша.