Татарстанда финанс белемен укытуның иң яхшы методикаларын сайладылар
Татарстанда «Финанс белеме буенча иң яхшы дәрес» педагогик осталык конкурсында җиңүчеләр билгеләнде. Быел укытучылардан 200 гә якын гариза кергән.
Балалар һәм яшүсмерләрнең финанс мәдәнияте дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән автор методик эшләнмәләрен конкурска теләсә нинди педагог тәкъдим итә ала иде. Аның белән Татарстаннан гына түгел, Россия Федерациясенең башка төбәкләреннән дә, шул исәптән Алтай краеннан, Санкт-Петербургтан, Тамбов, Омск, Пенза, Саратов, Ульяновск өлкәләреннән, Марий Эл Республикасыннан, Чуваш Республикасыннан да кызыксыну белдерделәр.
Исегезгә төшерәбез, конкурс бишенче тапкыр Россия Банкының Идел-Нократ ДУ Татарстан Республикасы буенча Милли банкы Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе һәм Казан федераль университеты белән берлектә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәмендә үткәрелде.