Интернет–сайтлар бәйгесе старт ала!
Агамдагы елның 15нче декабреннән 2009 елның 24нче январенә кадәр Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы республикабыз мәгариф оешмалары арасында II республикакүләм Интернет–сайтлар бәйгесен үткәрәчәк.
Ярышта гомуми урта һәм өстәмә белем бирү оешмалары, югары уку йортлары катнаша ала. Номинацияләргә килгәндә, алар түбәндәгеләр:
- Иң оригиналь дизайнлы сайт;
- Мәгълүматка иң бай сайт;
- Технологик яктан иң шәп сайт;
- Кулланучылары иң күп булган сайт.
Оештыручылар хәтта үз теләкләрен язганнар. Сайтта теге яки бу уку йорты барлыкка килү, аның үсүе хакында тарихи материаллар, кулланучыларның бар төркемнәренә дә кызыклы булырдай белешмә характерындагы мәгълүмат, конкрет бу мәгариф оешмасында булган чаралар “тасмасы”, укучы һәм укытучыларның шәхси битләре һ.б. булырга мөмкин (тулырак беркетелгән файлда).
Бәйге ике турда узачак. Беренчесе, читтән торып. 15–19нчы декабрь арасында тәкъдим ителгән эшләрнең иң яхшыларын сайлап алачаклар. Икенче тур – Интернет–фестиваль рәвешендә була. Гаять кызыклы форма. Чөнки икенче турга үткән эшләр арасыннан иң яхшыларын интерактив тавыш биреп, нәкъ менә сез билгеләячәксез. Ярыш мәйданы – http://edu.kzn.ru, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының белем бирү порталы.
Бәйгедә катнашу өчен вакытыннан соңга калмый гариза юллау мөһим, аны нигезләмәдә күрсәтеләгән таләпләргә таянып эшләү сорала, диелгән министрлыкның рәсми сайтында.