Бүген Россиядә яңа бәйрәм - югары мәктәп укытучылары көнен билгеләп үтәләр
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры И.Г. Һадиуллин югары мәктәп укытучылары көне белән котлады:
Хөрмәтле коллегалар!
Сезне чын күңелдән югары мәктәп укытучылары көне белән котлыйм. Әлеге бәйрәмнең Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин тарафыннан Фән һәм технологияләр елы дип игълан ителгән елда беренче тапкыр билгеләп үтелүе очраклы түгел.
Танылган Россия галиме Михаил Ломоносовның туган көнендә уникаль һәм талантлы профессионалларны котлау күркәм традициягә әверелер дип ышанам.
Нәкъ менә сез укыткан укучылар сәнәгатькә инновацияләр кертә, завод һәм банклар белән җитәкчелек итә, балаларыбызга мәктәпләрдә белем һәм тәрбия бирә, медицинада катлаулы операцияләр уздыра, иҗади үрләр яулый. Сезнең һөнәр җирдә иң мөһим, гуманлы һәм эчкерсез һөнәрләрнең берсе.
Мин уку йортларының барлык профессор-укытучылар составына уртак эшебезгә тугры булуыгыз, үз хезмәтегезгә керткән рухи җылыгыз өчен рәхмәт белдерәм.
Сезгә һәм якыннарыгызга сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим!
Министр И.Г. Һадиуллин